тау башына салынгандыр безнең авыл, бер чишмә бар, якын безнең авылга ул; аулыбызның ямен, суы тәмен беләм, шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
ходай шунда җан биргән, мин шунда туган, шунда әүвәл коръән аятен укыган; шунда белдем рәсүлемез мөхәммәтне, ничек михнәт, җәфа күргән, ничек торган.
истән чыкмый монда минем күргәннәрем, шатлык белән уйнап гомер сөргәннәрем; абый белән бергәләшеп, кара җирне сука белән ертып-ертып йөргәннәрем.
бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем, билгесездер — кая ташлар бу тәкъдирем; кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
Поделитесь своими знаниями, ответьте на вопрос:
Что происходит с человеком когда он заболевает лихорадкой эбола? 15 только не мудрено отвечайте что бы понятно было